Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Спорт

Балык бистәсендә пауэрлифтинг ярышы узды

Пауэрлифтинг ярышы көчлеләрне ачыклады

21 март көнне "Дельфин» спорт комплексында 12 яшьтән өлкәнрәк үсмерләр һәм кызлар арасында "Хезмәткә һәм оборонага әзер бул" Бөтенроссия физкультура спорт комплексы кысаларында, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган пауэрлифтинг ярышлары үткәрелде.

Азат Мотыйгуллин (35-40кг.), Булат Сәйфетдинов (40-45кг.), Илнур Мөхәммәдиев (45-55кг.), Артем Требикаев (55-60кг.), Илшат Нәгыймов (60-65кг.), Гадел Бәдретдинов (65-75кг.), Руслан Әгълиев (75 кг.дан югары), Илюза Гыймадиева (40-55кг.) үз үлчәү авырлыкларында беренче урынны яуладылар.

Командалар арасында беренчелекне балаларны сәламәтләндерү белем бирү үзәгендә тренер-укытучы Равил Минниханов кул астында шөгыльләнүче яшь спортчылар алды.

Икенче, өченче урыннарны Ямаш мәктәбе (тренер Алмаз Багавиев) белән Урахча мәктәбе (Рөстәм Галиев) командалары бүлеште.

Җиңүчеләргә шәхси эшмәкәр Сергей Сахаров әзерләгән Мактау грамоталары һәм медальләр тапшырылды.

Илгиз Җамалиев.

Фото: redrs@mail.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев