Балык Бистәсендә мини футбол буенча зона ярышлары узды
Узган атна ахырында "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү комплексында 2002-2003 елгы үсмерләр арасында мини футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең зона ярышлары булып узды.
Турнирда Кукмара, Саба, Әтнә, Арча, Балтач, Биектау, Лаеш һәм Балык Бистәсе командалары көч сынашты. Безнең район данын балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр яклады.
Уеннарның беренче көнендә Әтнә командасы белән тигез исәпкә (2:2) уйнаган, Арча командасына (2:5) оттырган командабыз икенче көнне Биектау командасын җиңүгә (2:1) иреште. Аннары "А" группасында беренче урында барган Лаеш футболчыларын 2:3 исәбе белән бирелдерде. Финалда 2:0 исәбе белән Балтач командасына оттырды.
Нәтиҗәдә Балтач командасы-беренче, балыкбистәлеләр (ДЮСШ) икенче урынны алды. Арча командасы өченче урында калды.
Фото редакция архивыннан алыныды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев