Балык Бистәсендә футбол буенча республика финал уеннары булачак
Спорт

Балык Бистәсендә футбол буенча республика финал уеннары булачак

Муниципаль район башлыгы исеменә Татарстан Республикасы футбол федерациясе рәисе Гусевтан хат килде.

Ул анда районыбыз командасаның республика беренчелеге өчен ярышта уңышлы чыгыш ясауларын әйтеп, районда спортны үстерүдәге зур эшләре өчен рәхмәтен белдергән. Август ае башында республика беренчелегенә финал уеннарын районыбызда үткәрергә карар кылуларын әйткән.

Татарстан республикасы беренчелеге өчен футбол ярышы «Яшьлек» стадионында 7-9 август көннәрендә үтәчәк. Анда районыбыз футболчылары "А" төркемендә чыгыш ясаячаклар. Район футболчыларына Норлат шәһәренең "Факел" һәм Уруссу шәһәр җирлегенең "Апсалямов" командалары белән көч сынашу бурычы тора. Ә инде "Б" төркемендә Җәлил шәһәр җирлегенең "Җәлилче" Сабаның "Олимп" һәм Менделеевск шәһәренең "Мехуборка" командалары очрашачаклар. Футбол ярышын карарга рәхим итегез! Керү ирекле.
Фото редакция архивыннан алынды.

ярышта уңышлы чыгыш

Нет комментариев