Балык Бистәсендә бадминтон уены елдан–ел популярлаша
Соңгы елларда районыбызда бадминтон уены елдан-ел популяраша бара. Балалар да , өлкәннәр дә яратып уйныйлар бу мавыктыргыч уенны.
Бүгенге көндә балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең бадминтон бүлегендә төрле яшьтәге 70 укучы шөгыльләнә. Ул авылларда да балаларның яраткан спорттөренә әверелде. Район ярышларында Күгәрчен (тренер Марат Хөснетдинов), Бәтке (Рәис Хәлилов) мәктәпләре командалары һәрвакыт актив катнашалар.
Ел башыннан тренер -укытучылар Андрей Смолин, Динар Гайниев 5 ярыш оештырып үткәрделәр. Аларда барлыгы 112 яшь спортчы катнашты.
Күптән түгел Татарстан укучыларының 11 Спартакиадасы һәм "Татарстанның бадминтон өметләре" ярышларына әзерлек кысаларында 2005 елгы һәм яшьрәк укучылар арасында бадминтон ярышлары (парлы разряд) булып узды. Анда Олы Елга, Балыклы Чүкәй, Зур Мәшләк, Олы Кульга, Масловка, Корноухово командалары катнашты.
Кызлар арасында Күгәрченнән Әдилә Мингарипова, Чулпан Муллаәхмәтова пары беренче урынны яулады. Балык Бистәсеннән Регина Хәмидуллина һәм Ксения Пузырькова -икенче, Балык бистәсеннән Полина Мозохина, Күгәрченнән Алсу Динмөхәммәтова өченче урынны алдылар.
Үсмерләр арасында Балык Бистәсеннән Айнур Мәгыйзов, Владимир Талалаев беренче урында калдылар. Күгәрченнән Нәзиф Зарипов, Рәниф Төхвәтуллин, Балык Бистәсеннән Евгений Костромин, Рушан Хәбибуллин икенче, өченче урыннарны бүлештеләр.
Илгиз Җамалиев.
фото
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев