Балык Бистәсе яшь йөзүчеләре җиңү яулап кайттылар
Күптән түгел Мөслим шәһәренең "Нептун" бассейнында Татарстан Республикасы укучыларының XI Спартакиадасына әзерлек кысаларында халык саны 30 меңнән ким булган район укучылары арасында районара йөзү ярышлары булып узды.
Анда Чирмешән, Мөслим, Балык Бистәсе районнарыннан 65 яшь йөзүче катнашты. Ярышлар шәхси һәм команда беренчелегенә барды. Һәр спортчы бары тик ике генә дистанциядә чыгыш ясады. Команда беренчелеге эстафета нәтиҗәләреннән чыгып билгеләнде. Ярыш ике сәгать дәвамында барды, йөзүчеләр группалап 24 мәртәбә стартка чыктылар. Һәркем җиңүгә зур омтылыш күрсәтте, призлы урыннарга көрәш шактый киеренке барды.
Безнең яшь спортчылар югары күрсәткечләргә ирештеләр. Искәндәр Гарипов ирекле стильдә 100 метрга йөзүдә-беренче, кроль белән 50 метрга йөзүдә -икенче, Рүзәл Зиннәтуллин брасс белән 100 метрга-икенче, комплекс стилендә 100 метрга-икенче, Алия Хәсәнова брасс белән 100 метрга-икенче, кроль белән аркада-өченче, Ләйсән Гатауллина брасс белән 100 метрга-өченче , Әмир Бариев ирекле стильдә 100 метрга өченче урыннарны алдылар. Катнаш эстафетада үсмерләләр беренче, кызлар икенче урынны яуладылар. Гомуми команда исәбендә дә безнең яшь спортчылар икенче урынга чыктылар.
Җиңүчеләр, призерлар грамоталар, медальләр белән бүләкләнделәр.
Елена Долгих,
йөзү буенча тренер- укытучы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев