Балык Бистәсе яшь спортчылары йөзү буенча  биш төрле медальләр яулаганнар-Фотолар
Спорт

Балык Бистәсе яшь спортчылары йөзү буенча биш төрле медальләр яулаганнар-Фотолар

Кукмара шәһәрендә йөзү буенча узган зона ярышларында безнең районның яшь спортчылары биш тапкыр җиңүчеләр буларак педестальгә күтәрелделәр.

Балык Бистәсе 2 номерлы мәктәбеннән Рүзәл Зиннәтуллин, Балык Бистәсе гимназиясеннән Зәринә Закирова үз группаларында көмеш медальләр яуладылар. Гимназиядән Азамат Зиннәтов 50 метрга ирекле һәм 100 метрга комплекслы йөзүдә өченче булды. Рүзәл Зиннәтуллин тагын бер төр йөзүдә катнашып бронза медальгә дә лаек булды. Команда составында чыгыш ясаган Рәдиф Шәрәфиев белән София Аглиева да үзләренең разрядларын күпкә яхшырта алдылар.
Элвира Закирова фотолары.

йөзү

Нет комментариев