Балык Бистәсе яшь спортчылары республикакүләм җиңүләргә ирештеләр
Казан шәһәренең "Бокс һәм өстәл теннисы үзәге"ндә "Татарстан Республикасы өметләре" өстәл теннисы буенча ярышлар булып узды. Анда республикадан 17 команда составында 128 яшь теннисчы катнашты.
Безнең район данын район балаларны сәламәтләндерү һәм белем бирү үзәге каршында шөгыльләнүче Гүзәл Сөнгатуллина, Кирилл Пигалев, Руслан Саппаров якладылар. Шәһәрләр һәм районнардан килгән спортчылар арасында Кириллга каршы тора алучы булмады. Ул һәр ике категориядә пьедестальнең беренче баскычына күтәрелде. Гүзәл дә уңышлы чыгыш ясады, районнар арасында-2 нче, шәһәрлеләр арасында -3 нче урыннарны бүлеште . Русланның республика күләм бәйгеләрдә беренче генә катнашуына карамастан, ул да республиканың шактый тәҗрибәле спортчыларын бирелергә мәҗбүр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев