Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Балык Бистәсе янгынчылары футболны шәп уйныйлар (фотолар)

Югары Тегермәнлек янгын сагы посты начальнигы Виктор Филиппов футбол ярышына чакыргач бераз сәерсенеп калдым. Хәвеф- хәтәр булмаганда, янгынчыларны йокы симертеп кенә яталар дип уйлыйбыз бит инде.

-Янгынчы яхшы физик әзерлекле, түзем булырга,сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тиеш. Ә моның өчен спорт белән шөгыльләнергә кирәк. Шуңа да «Янгын сагы елы»на багышлап Чистай янгынга каршы службасының Балык бистәсе постлары арасында мини-футбол ярышы үткәрергә булдык. Коллективлар арасында дуслык элемтәләрен ныгыту өчен дә нәтиҗәле чара булыр дип уйлыйбыз,-диде Виктор Николаевич. Әйе, полковник белән килешми дә мөмкин түгел шул.

...Югары Тегермәнлектә менә дигән спорт мәйданчыгы бар икән. Махсус мини- футбол уйнау өчен төзелгән. Турнирны карарга, көч биреп торырга уенчыларның хатыннары, балалары, туган-тумачалары да килгән иде. Үзләренә күрә плакатлар да ясаганнар хәтта.

Беренче уенда Югары Тегермәнлек һәм Корноухово постлары командалары очрашты. Хуҗаларга туган "стена"ларда булышты, җанатарлары да көч бирде ахыры. Хатының, яки малаең карап торганда ничек сынатасың инде. Корнуховолылар капкасына бер-бер артлы 5 туп кертеп куйдылар. Ә менә Котлы Бөкәш командасы шактый нык каршылык күрсәтте хуҗаларга. Нибары бер туп белән өстенлеккә иреште Тегемәнлек янгынчылары. Корноухово белән Котлы Бөкәш командалары уены төп вакытта 2-2 исәбе белән тәмамланды. Өстәмә вакытта корноуховолылар бер туп кертүгә ирештеләр.

Шулай итеп, команда капитаны, капкачы Ринат Гайнуллин, Рәшит Фәсхиев, Данил Гыймадиев, Фердинант Шәйдуллин, Тәлгать Кәбиров, Рамил Закиров составындагы Югары Тегермәнлек янгын сагы посты командасы беренче урынны яулады. Корноуховолылар- икенче, бөкәшлеләр өченче урынны алдылар.

Уеннар кызыклы, мавыктыргыч узды. Бу кадәресен мәйданчыктагы хөкемдар Юрий Егоров та билгеләп үтте: "Янгынчылардан мондый яхшы уен көтмәгән дә идем. Барлык командалар яхшы әзерлек белән килгән. Физик әзерлекләре, чыдамлыклары сокландырды. Мондый эсседә яртышар сәгать йөгереп йөрү җиңел эш түгел бит»,- диде ул.

Җиңүчеләргә бүләкләрне ярышларның баш судьясы, Чистай янгынга каршы службасы начальнигы Минзәки Хәмәтгалиев тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Анатолий Дмитриев та үз бүләген әзерләгән. Җиңүче командага футбол тубы бирде ул.

Илгиз Җамалиев.

Рәсемнәрдә: ярыштан күренешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев