Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Балык Бистәсе укучылары Ризәлә белән Кирилл өстел теннисы буенча призерлар булдылар- Фотолар

7-9 гыйнвар көннәрендә Казан шәһәренең Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә «Татарстан республикасы өметләре» дип исемләнгән өстәл теннисы ярышлары булып узды.

Анда безнең районның яшь спортчылары да уңышлы чыгыш ясадылар. Балык Бистәсе 2 мәктәбе укучысы Ризәлә Хәлилова авыл районнары спортчылары арасында-икенче, гомуми зачетта өченче урынны алуга иреште. Республиканың иң яхшы 30 өметле яшь спортчысы (Араларында разрядлылыры да байтак!) арасында призлы урыннар яулау зур уңыш әлбәттә. Балык Бистәсе гимназиясе укучысы Кирилл Пигалев шулай ук авыл районнары спортчылары арасында пьедестальнең өченче баскычына күтәрелде.

Илгиз Җамалиев.

Рәис Хәлилов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: теннис