Балык бистәсе спортчылары җиңү яулый
Спорт

Балык бистәсе спортчылары җиңү яулый

Арчада "Сәламәтлек РТ" авыл Спартакиадасы кысаларында армрестлинг буенча республика беренчелеге булып узды. Анда авыл районнарыннан 20 команда катнашты.

Танылган спортчыбыз Дилбәр Мусина бу мәртәбәле бәйгедә республика чемпионы исемен яулады. Айзилә Хәбибуллина, Ранис Имамиев өченче урыннарны алуга ирештеләр. Рафис Гатиятуллин дүртенче урынга чыкты. Фәнил Нурмөхәммәтов, Алмаз Гыйльманов, Илназ Хисамиев, Гөлназ Гыйльманова үз үлчәү авырлыкларында беренче унлыкка керделәр.

Нет комментариев