Яшьлек" стадионында Балык Бистәсе муниципаль район беренчелегенә 2005-2006 елгы малайлар һәм кызлар арасында "Балык Бистәсе Универсалстрой" җәмгыяте директоры Рәмис Гаянов призына ярышлар булып узды.
60 метр арага йөгерүдә кызлар арасында җиңүне Күгәрчен мәктәбеннән Әдилә Мингарипова яулады. Икенче урында Азалия Шәмсевәлиева (Яңа Арыш) һәм өченчедә Гөлчәчәк Дәүлитова (Ямаш) белән Айсылу Минневәлиева...
Яшьлек" стадионында Балык Бистәсе муниципаль район беренчелегенә 2005-2006 елгы малайлар һәм кызлар арасында "Балык Бистәсе Универсалстрой" җәмгыяте директоры Рәмис Гаянов призына ярышлар булып узды.
60 метр арага йөгерүдә кызлар арасында җиңүне Күгәрчен мәктәбеннән Әдилә Мингарипова яулады. Икенче урында Азалия Шәмсевәлиева (Яңа Арыш) һәм өченчедә Гөлчәчәк Дәүлитова (Ямаш) белән Айсылу Минневәлиева (Балык Бистәсе гимназиясе) булдылар. 1500 метрга чабу ярышларында Чулпан Муллаәхмәтовага (Күгәрчен) тиңнәр булмады. Икенче урында Зәмирә Мөбәрәкова (Юлсубино), өченче урынны Зәринә Закирова (гимназия №1) яуладылар.
Малайлар арасында 100 метр арага йөгерүдә Илназ Зәйнуллин (Күгәрчен), Артур Шишмин (Югары Тегермәнлек) һәм Рәдиф Сафиуллин (Балыклы Чүкәй) җиңделәр. 2000 метрга ярышта Тимур Ишмухаметов (Масловка), Салават Яруллин (Олы Елга) һәм Салават Сәхәбетдиновларга (Олы Мәшләк) тиңнәр булмады.
Командалар арасында урыннар болай бүленде: беренче - Күгәрчен мәктәбе (Марат Хөснетдинов), икенче - Балык Бистәсе гимназия мәктәбе (Ринат Минугалиев), өченче Югары Тегермәнлек (Рафис Минһаҗев).
Җиңүчеләргә Күчмә кубок һәм медальләр тапшырылды.
Автор Идрис Аметов.
Нет комментариев