Балык Бистәсе үсмерләре көрәшеп кайтты
Узган шимбә, якшәмбе көннәрендә районыбызның яшь көрәшчеләре республика күләмендәге ярышларда катнашып уңышлы гына чыгыш ясадылар.
19 март көнне Теләчедә Татарстанның халык артисты, автомобиль спорты буенча халыкара спорт остасы Салават Фәтхетдинов призларына татарча көрәш буенча районара турнир булды. Анда 2000 елгы һәм яшьрәк 200 гә якын үсмер көч сынашты.
Безнең район командасыннан Данил Малов (тренер Ильшат Гайфиев) 36 кг. кадәр көрәшчеләр арасында икенче урынны алды. Разил Хәсәншин (40 кг. кадәр), Илназ Гобәев (28 кг.) дүртенче урыннарда калдылар.
20 мартта Лаешта 2002-2004, 2005 елгы һәм яшьрәк көрәшчеләр «Яратель» кошчылык фабрикасы призларын дәгъваладылар.
Сигез районнан һәм Казан шәһәреннән килгән 200 дән артык көрәшче чыкты келәмнәргә. Бу бәйге безнең көрәшчеләр өчен аеруча уңышлы булды. Команда икенче призлы урынны алуга иреште. 25 кг. кадәр үлчәү авырлыгында Илсаф Гатауллин (тренер Гамил Шәмсевәлиев), 45 кг. кадәр үлчәү авырлыгында Раил Вильданов (Марсель Дияров) батыр калдылар. 32 кг. кадәр үлчәү авырлыгында Владислав Лапин (тренер Инсаф Мөхәммәтҗанов)-икенче, 40 кг. кадәр үлчәү авырлыгында Илсаф Закиров, 30 кг. кадәр үлчәү авырлыгында Ислам Тәхәвиев өченче урыннарны алдылар.
Гөлнара Вәлиәхмәтова
Фотосы: vnd12.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев