Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Балык бистәсе районы көрәшчеләре чемпион исемен яуладылар

Узган шимбә көнне "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү комплексында 1999 елгы һәм яшьрәк үсмерләр арасында татарча көрәш буенча авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә багышланган ярышлар булып узды. Бәйгедә 10 команда, 100 гә якын яшь көрәшче катнашты.

Спорт бәйрәме район мәктәпләре һәм агротехник техникум командалары парады белән башланып китте. Ярышларны рәсми төстә муниципаль район башлыгы урынбасары Илнур Ибраһимов һәм район Советы аппараты җитәкчесе Рафаэль Исмәгыйлов ачып җибәрделәр. Алар көрәшчеләрне сәламләп гадел, матур, имгәнүләрсез көрәш теләделәр.
Ярышларның нәкъ менә авыл хезмәтчәннәренә багышлануын ишарәләп, татар кызы мәйдан уртасына икмәк чыгарды. Аны кунаклар да, көрәшчеләр дә тамашачылар да авыз иттеләр. Халыкара, республика конкурслары лауреаты "Кама йолдызчыклары" бию ансамбле чыгышы ярышларга бәйрәм рухы өстәде.
Алышлар ике келәмдә алып барылды, яшь көрәшчеләр 10 үлчәү авырлыгында көч сынаштылар. Күгәрченнән Инсаф Гатауллин (28 кг. кадәр), Күкидән Ислам Тәхавиев (32кг.), балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән Владислав Лапин (36 кг.), Котлы Бөкәштән Данил Малов (40 кг.),Рәзил Хәсәншин (45кг.), Ислам Закиров (50 кг.), агротехникумнан Айназ Бәширов (55 кг.), Күкидән Рифат Заһидуллин (60 кг.), Шомбыттан Рөстәм Сибгатуллин (65 кг.), Виктор Николаев (70 кг.), балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән Рәниф Гарипов (70 кг.дан югары) үз үлчәү авырлыкларында район чемпионнары исемнәрен яуладылар.
Командалар исәбендә Котлы Бөкәш көрәшчеләре (тренер Илшат Гайфуллин) беренчелекне алдылар. Шомбыт (Рәмис Төхвәтуллин), Күки (Марсель Дияров) икенче-өченче урыннарны бүлештеләр.
Һәр көрәш бәйгесе аерым көрәшчеләре, чын батырлары, кабатланмас мизгелләре белән хәтердә уелып кала. Бу юлы матур көрәшләре белән Шомбыттан Рөстәм Сибгатуллин, Күгәрченнән Илназ Гобәев, Инсаф Гатауллин сокландырдылар. Рөстәм юкка гына турнирның "Техник яктан иң оста" көрәшчесе булып танылмады инде. Көндәшләрен аркаларына салырга минутлар, секундлар да җитте аңа. Күгәрченнән Ислам Мингарипов "Җиңүгә омтылыш өчен" призына лаек булды. Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән Айназ Хисмәтовка "Иң яшь көрәшче" призы бирелде.
Кызлар да көрәштеләр бу бәйгедә. Балык Бистәсеннән Гөлзирә Кәримуллинаның күрсәтмә чыгышларда көндәшен матур итеп аркасына салуын бик күп малайлар көнләшеп күзәттеләр инде. Күгәрченнән Чулпан Муллаәхмәтова көрәш алымнарын "манекен"да күрсәтте.
(Ахыры. Башы 2 биттә).
Мондый ярышлар авыл җирлеге башлыкларының, мәктәп директорларының спортка, бу очракта татарча көрәшкә мөнәсәбәтен ачык күрсәтәләр инде. Ни әйтәсең, Яңа Арыш авыл җирлеге башлыгы Хәлим Зарипов, мәктәп директоры Дамир Нәбиуллин, эшмәкәр, көрәшпәрвар Илһам Ишмөхәммәтов ярышларның башыннан ахырына кадәр үзләренең көрәшчеләре өчен җан атып утырдылар. Бер алышта Яңа Арыш көрәшчесе ипсезрәк егылып башын авырттырды да, еламсырап мәйданнан читкә атлады. Очколар буенча җиңеп бардыр иде бит югыйсә. Шул чак, Хәлим абыйсы иңнәреннән кочып нидер әйтте малайга. Нинди сүзләр тапкандыр анысын белмим. Әмма икенче мизгелдә малай көндәшен аркасына салды. Келәмнән җиңеп чыгып китте. Күптән түгел,яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе кәнәфиеннән агротехник техникум директоры булып күчкән Мансур Мәннанов та яхшы әзерлекле команда туплап килгән.
Спорт мәктәбе, Котлы Бөкәш, Шомбыт командалары тренерлары Рафыйк Мөхәммәтшин, Илшат Гайфуллин белән Рәмис Төхвәтуллин милли көрәшкә чын күңелдән бирелгәнлекләрен тагын бер кат исбатладылар бу бәйгедә. Шәкертләре техник яктан да осталар, физик әзерлекләре дә яхшы. Ни кызганыч, андый тренерлар бер кулның бармаклары белән генә санарлык шул бездә. Спорт остасы Марсель Дияров әнә шундыйларның берсе. Санаулы айлар эчендә Күки малайларыннан нинди көрәшчеләр әзерләгән бит. Сөлге тотуларыннан ук күренеп тора инде.
Шул ук вакытта, кайбер мәктәпләрдән командаларның килмәвен берничек тә аңлатып булмый. Нәрсә, кайчандыр дан тоткан Масловка, я булмаса Олы Елга авылларында билләренә сөлге салырдай үсмерләр беткәнме? Бу җәһәттән, районның спорт өчен җаваплы җитәкчеләренә уйланырга җирлек бар, әлбәттә.
Илгиз Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев