Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Балык Бистәсе районы Күгәрчен авылы пәһлеваннар җыйды

Районыбыз авылларында шаулап-гөрләп Сабантуйлар узды.

Аларның һәрберсе үзенә генә хас төсмерләре, аһәңнәре белән райондашлар күңелендә озак сакланыр әле. Берәүләрнең җыенына Казан әртистләре килгәннәр, мәшләклеләр Төркиядән хәтле җырчы кыз чакырту җаен тапканнар, әнәтерә. Ә Күгәрчен Сабантуе көрәше белән хәтерләргә уелыр әлбәттә. Алты(!) спорт остасы алышты Күгәрчен мәйданында. Исемнәрен атаганда ук сулыш кысыла, билләһи. Яшел Үзән пәһлеваны Фирдус Зәйнуллин, Питрәч батыры Фәргать Фәйзуллин, Саба билбирмәсе Радик Сафин, Теләчедән Рәнис Галиуллин, Башкортстаннан Артур Зөлкәрнәев, Казаннан Фәнис Ризванов! Татар көрәшчеләренең дә "каймагы" инде.

Бу көрәшчеләрнең Күгәрченгә килүләрен ишеткәч бер танышым: "Нәрсә, бертуган Сафиннар батырга машина куйганнармы әллә? Чүпрәк-чапракка көрәшеп йөри торган егетләр түгел бит,"- дип тел шартлатты. "Каян килсен. Миннәхмәтовлар түгел лә инде алар",- дип кисеп куйды икенчесе. Алга китеп булса да шуны әйтим, Сабантуйның оештыру дәрәҗәсе дә, бүләкләре дә ким-хур булырлык түгел иде.

Машина дигәннән, алдагы еллардагыларын санап тормыйм. Фәргать быел Питрәчтә, Екатеринбургта батыр калып ике машина алган, Фирдүс исә Яшел Үзәндә машина откан. Машинага калган егетләр түгел дип әйтәсем килә. Ә шулай да кем, нәрсә, нинди көч тартып китергән соң аларны "Кече Кытайга". Төпченә торгач эзенә төштем бит әй. Яңа Арыш көрәшпәрвары Илһам Ишмөхәммәтов чакыруы буенча килгәннәр икән баһадирлар. Ә Илһам татар көрәше галәмендә соңгы кеше түгел инде җәмәгать. Көрәш турында барысын да, ә миңа калса бераз күбрәк тә белә инде. Республика категорияле хөкемдар ул. Җөмһүриятебез чемпионатының финал алышларында хөкемдарлык итүне ышанып тапшыралар аңа. Гаделлек өлгесе булганнарга гына тәти мондый ышаныч. Ул дәшсә киләләр әлбәттә. Алай да сорап куйдым әле: "Ничек җыйдың бу легендаларны?"

"Алдан планлаштырмаган да идек, үзеннән үзе килеп чыкты. Сабантуй да Яңа ел кебек бит, могҗизалар чынга аша. Теләчедә Сабантуй тәмамлангач, җыеп алдым да: "Әйдәгез әле, егетләр Балык Бистәсенең иң зур авылы Күгәрчен Сабантуена кайтыйк әле. Авылны да күрерсез, үзегезне дә күрсәтерсез", дидем. Бик теләп риза булдылар. Һәм менә без монда", - диде Илһам дус.

Келәмдә көрәшебез өчен җаны фида икенче бер дустым Рафыйк Мөхәммәтшин хөкемдарлык итте. Һәрвакыттагыча гадел булды, бәхәсләргә урын калдырмады. Кунак көрәшчеләр дә кулын кысып рәхмәт әйтттеләр.

У-Ух! Көрәшеп тә күрсәттеләр соң батырлар. Бик күптән мондый көч, гайрәт тантанасы шаһиты булган юк иде. Мондый көрәшне күзәткәндә, сөлге тотып карамаган кешенең дә каны кайный башлый инде. Шуның өчен яратабыз көрәшебезне, хөрмәт итәбез көрәшчеләребезне!

75 килограммга кадәр үлчәү авырлыгындагы көрәшчеләр финалында Артур Зөлкәрнәев белән якташыбыз Азат Закиров бил алышты. Башкорт батыры күтәрә дә ата, күтәрә дә ата Азатыбызны,әмма аркасына сала алмый. Безнең көрәшче дә төшеп калганнардан түгел шул, мәче җитезлеге белән әйләнергә өлгерә. Ике балл, ике балл... Кызганычка каршы, сакланып йөрүдән кала нәтиҗәле алым ясый алмады Азат. Ходай биргән сәләткә генә ышанып ерак китеп булмый шул. Спорт режимы сакларга, даими шөгыльләнергә кирәк. Күптән спорт остасы буласы, шушы көрәшчеләр рәтенә басасы егет тә канә. Бу үлчәү авырлыгында өченче урынны икенче бер өметебез Инсаф Мөхәммәтҗанов алды. Иң мөһиме Азат, Инсаф өчен дә, районыбызның башка көрәшчеләре өчен мастер класс та, омтылыр үр дә булды инде бу бәйге.

Авыр үлчәүдә исә көтелгәнчә Фирдус белән Фәргать финалга чыктылар. Әле берсе күтәреп ала, әле икенчесе җирдән аера. Соңгы исәп Фирдүс файдасына 3:1. Өченче урында Радик Сафин калды.

Абсолют батыр исеменә дә Фирдүс Зәйнуллин лаек булды.

Баш батырның иңнәренә тәкә салырлар дип көткән идек тә. Салмадылар. Ни кызганыч, соңгы берничә елда Күгәрчен Сабантуенда тәкә авазы ишетелгәне юк икән. Ә ничек матур буласы иде. Тәкә бүләк кенә түгел, Сабантуебызның символы, муллык, бәрәкәт, гайрәт символы бит ул. Йолаларыбызга тузан кундырмаска иде дә. Я ярый, башка темага кереп барам ахыры.

...Гомер булмаганны, көрәш беткәнче таралмады мәйдан. Сихерләнеп, хозурланып чын батырлар алышын күзәтте.

Илгиз Җамалиев.

Фото : alldwn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев