Балык Бистәсе район үзәк хастахәнәсе командасы җиңү яулады.
12 май көнне Югары Осланда Татарстан Республикасы медицина хезмәткәрләренең " Сәламәтлек - 2017" Спартакиадасының зона турниры булып узды.
Анда Югары Ослан, Биектау, Лаеш, Питрәч һәм Балык Бистәсе үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләре командалары катнашты.
Ярыш спортның алты төре буенча үткәрелде. Ир- егетләрдә,хатын - кызлар да өстәл теннисы, бадминтон, швед эстафетасы,волейбол, аркан тартышу һәм шахмат бәйгеләрендә көч сынаштылар.
Югары Тегермәнлек участок хастаханәсе табибы Идрис Галиев шахмат уенында ,шәфкать туташы Элвира Мозохина өстәл теннисы буенча беренче урыннарны яуладылар.
Аркан тартышуда да безнең ир- егетләребез һәм хатын - кызларыбыз командаларына тиңнәр булмады.
Шәфкать туташы Әлфия Закирова бадминтон ярышында, хатын - кызлар командасы эстафетада икенче урыннарны алдылар.
Өстәл теннисында табиб Ринат Гиниятуллин, волейбол буенча ирләр командасы өченче призлы урыннарда калдылар.
Табиб Айрат Шакиров бадминтон уенында 4 нче урынны алды.Шулай ук, эстафетада ир-егетләр командасы, волейбол буенча хатын - кызлар дүртенче булдылар.
Нәтиҗәдә безнең бердәм команда җиңүгә зур омтылыш күрсәтеп ярышларның зона этапбында беренче урынны яулады.
Бу җиңүдә команда тренеры Булат Әминовның өлеше зур булды.
Район үзәк хастаханәсенең администрациясе, профсоюз комитеты, баш табибы Мансур Китаев командага материаль ярдәм күрсәттеләр һәм ярышларга әзерләнү өчен тиешле шартлар тудырдылар.
25 - 26 май көннәрендә безнең команда Спартакиадасының Казан шәһәрендә узачак финал этабында район данын яклаячак.
Владислав Мандрейкин,
район үзәк хастаханәсенең профсоюз комитеты рәисе.
фото
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев