Балык Бистәсе кызлары көрәштә сынатмадылар-Фотолар
Спорт

Балык Бистәсе кызлары көрәштә сынатмадылар-Фотолар

29-31 гыйнвар көннәрендә Әлки районында 2002-2004 елгы укучылар арасында билбау көрәше буенча Татарстан беренчелегенә ярышлар булып узды.

«Красный Восток-Агро» ачык акционерлык җәмгыяте призларын Норлат, Мамадыш, Түбән Кама, Казан, Әлки һәм башка районнардан килгән 200гә якын яшь көрәшче дәгъваладылар.
Безнең районнан әлеге ярышларда яшь тренерыбыз Инсаф Мөхәммәтҗанов җитәкчелегендә 4 үсмер, 2 кыз катнаштылар. Инсафның тренер буларак мондый мәртәбәле ярышларда беренче тапкыр гына катнашуы әле. Шулай да уңышлары куанырлык.
Гөлзирә Кәримуллина (48 кг. кадәр), Сиринә Гаффарова (32 кг.) үз үлчәү авырлыкларында өченче урынны алуга ирештеләр. 10 яшьлек Сиринә үз авырлыгы 26 килограмм гына булуга карамастан, шактый зурырак көндәшләре белән бил алыша. Тренер шулай ук безнең көрәшне үз иткән рус малае Владислав Лапинның, Данил Нәгыймовның җиңүгә омтылыш күрсәтеп көрәшүләрен билгеләп үтте. Ул аларга киләчәктә зур өметләр баглый.
Гөлнар Вәлиәхмәтова.
Автор фотолары.

көрәш

Нет комментариев