Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Балык Бистәсе хоккейчылары ял көннәрен боз мәйданында үткәрде

Якшәмбе көнне хоккей эстафетасын "Яшьлек" стадионы янындагы боз мәйданчыгы кабул итте. Биредә 2001 елгы һәм яшьрәк укучылардан торган командалар арасында Татарстан Республикасы укучыларының 11 Спартакиадасына сайлап алу турниры уздырылды. Районның иң көчле командасы исемен Ямаш, Күгәрчен, Котлы Бөкәш, мәктәпләре, Югары Тегермәнлек-ДЮСШ-2 җыелмасы һәм ДЮСШ-1командалары дәгъваладылар.

Беренче уенда ДЮСШ-1 һәм Күгәрчен командалары очраштылар. Балалар яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр көндәшләре капкасына җавапсыз 6 алка ташладылар.

Өченче урынга чыгу өчен берләштерелгән Югары Тегермәнлек-ДЮСШ-2 командасы белән Биектау командасы уйнады. Югары Тегермәнлек-ДЮСШ-2 хоккейчылары өстенлеккә ирештеләр.

Котлы Бөкәш командасын 6-1 исәбе белән отып ДЮСШ-1турнирның җиңүчесе булды.

Балык бистәсеннән Айнур Мәгыйзов - иң яхшы капкачы, Котлы Бөкәштән Рәсүл Фәхриев- иң яхшы сакчы, Югары Тегермәнлектән Илмир Кәбиров иң яхшы һөҗүмче булып танылдылар. Призер командалар, иң яхшы уенчылар мактау грамоталары, медальләр белән бүләкләнделәр.

Шулай итеп иртәдән кичкә кадәр сузылган турнир төгәлләнде. Шунысы куанычлы көн салкын булуга карамастан,уеннарны күпсанлы тамашачылар күзәтте. Алар уенчыларга көч биреп тордылар. Инсаф Баһавиев, Алмаз Кәлиев,Раил Сафин составындагы судьялар бригадасы уеннарны дәгъва, үпкәләргә урын калдырмаслык итеп хөкемдарлык иттеләр. Оештыручылар уенчыларны коймак, кайнар чәй белән сыйладылар.

Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге, балалар яшүсмерләр спорт мәктәбе җитәкчелеге яшь хоккейчылар турнирын оештыруда матди ярдәм күрсәткәне өчен "УслонИнвестстрой"җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятнең башкарма директоры Рөстәм Салиховка зур рәхмәтен җиткерә.

Гөлнар Вәлиәхмәтова,

Илгиз Җамалиев.

Фото vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев