Спорт
Балык Бистәсе хоккейчылары финалга үтте.
Шушы көннәрдә Чирмешән район үзәгендә легендар тренер Тарасов исемендәге «Алтын алка» яшь хоккейчыларының Бөтенроссия ярышларының республика этабы булып узды.
Бу ярышларда Балык Бистәсе, Алексеевск, Норлат, Аксубай, Чирмешән, Болгар командалары катнаштылар. Безнең район командасын ярышларга тренер-остаз Әнәс Пулатов әзерләде. Ярышларның башлангыч этабында командаларны ачык һәм ябык хоккей мәйданчыкларында уйнауларына карап ике төркемгә бүлделәр. Ачык мәйданчыкларда ярышучылар арасында безнең район командасы аксубайлыларны 4:3, ә Болгар командасын 13:1 исәбенә җиңеп беренче урынны алдылар. Нәтиҗәдә алар 14-17 гыйнварда Мамадыш шәһәрендә узачак республиканың финал ярышларында катнашачаклар
Нияз Гарифов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев