Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Спорт

Балык Бистәсе футболчылары финалга чыктылар

Авыл районнары һәм кече шәһәрләр арасында республика чемпионатында катнашу хокукы яулау өчен футбол буенча бәйгенең бер өлеше төгәлләнде. Анда 16 команда 4 зонага бүленеп көч сынаштылар.

Районыбыз үзәгендәге "Яшьлек" стадионында үткән "С" төркеменең зона ярышында безнекеләр янәшәсендә күрше Чистай, Байлар Сабасы, Әгерҗе районнары футболчылары ярыштылар. Районыбыз командасы капитаны һөҗүмче Олег Мамаков, капкачы Максим Бегунов, сакчы Рәмзил Гадеев, ярымсакчы Тимур Вәлиевның зур һөнәри осталык белән уйнаулары нәтиҗәсендә безнең футболчылар зонадагы өч команданы да отып җиңү яуладылар. Тиздән алар республика чемпионы титулы өчен көч сынашачаклар. Районыбызда зона бәйгесен үткәрүдә муниципаль район хакимияте һәм шәхси эшмәкәр Сәлахов иганәчелек ярдәме күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: футболчылары финалга чыктылар