Балык Бистәсе егетләре Янсуар Сабантуеның җиңүчеләре булдылар
Кичә соң гына тәмамланган Питрәч районының Янсуар Сабантуенда балыкбистәлеләр- Биектау авылыннан Ильмир Төхвәтуллин ( 85 кг.га кадәр үлчәүдә) һәм Яңа Арыш авылы көрәшчесе Дилүс Гилмуханов( 65 тән югары) батырлар булып калдылар.
Ильмир бу үлчәү авырлыгындагы барлык көндәшләрен бары тик чиста гына отты. Дилүскә килсәк, ул бу авыл Сабантуеның инде берничә тапкыр җиңүчесе булып тора. Әлеге Сабантуена көрәшергә дип килгән якташ егетләребез Инсаф Мөхәммәтҗанов белән Фирдүс Зарипов та матур җиңүләр яулап тамашачының алкышларына лаек булдылар. Янсуар Сабантуеның абсолют батыры булып Фархат Файзуллин ( Питрәч) калды. Ул 10 минутка сузылган бил алышуда Яшел Үзән батыры Фирдүс Зәйнуллинны бер очко өстенлек белән отты.
Вазыйх Фатыйхов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев