Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Балык Бистәсе егете, көрәшче Ильмир Төхвәтуллин халыкара турнирда катнашу өчен Парижга китте

Иртәгә Парижда көрәш буенча халыкара турнир старт ала. Ул 24-25 май көннәрендә милли бәйрәм - Сабан туе кысаларында уздырыла. Марс кырында узачак татар халкының мәдәниятен һәм тарихын чагылдырган бәйрәм меңләгән кунакны үзенә җыяр, дип көтелә.

Бәйрәм уңаеннан уздырыла торган көрәш буенча халыкара турнирны Россия һәм Халыкара көрәш федерацияләре оештыра. Көрәшчеләр 70, 90 һәм 90 килограммнан югары үлчәү авырлыгында оештырыла. Анда катнашырга 13 ил вәкиле теләк белдергән инде.

Россия данын Татарстан көрәшчеләре - Ильмир Төхвәтуллин (Яңа Савин районы), Раил Нургалиев (Теләче) һәм Башкортстаннан, соңгы елларда республика ярышларында Теләче районы өчен бил алышучы Артур Зөлкәрнәев яклый.

Татарстаннан көрәшчеләр һәм хөкемдарлар төркеме Парижга бүген барып урнашты.Уңышлар сиңа Ильмир!

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/05/23/141155/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев