Балык Бистәсе егете Илмир Төхвәтуллин Россия чемпионатында бронза медальгә ия булды
Билбау көрәше буенча Карачай-Черкес Республикасында Россия чемпионаты узды. Анда Татарстан командасы да уңышлы чыгыш ясады - республикага 3 алтын медаль кайта.
Ярышларның классик төрендә Татарстан көрәшчеләреннән Илнар Закиров (62 килограмм) - беренче, Ислам Фәләхов (68 килограмм) - өченче, Ренат Шәйхетдинов (75 килограмм) - өченче, Илмир Төхвәтуллин (82 килограмм) - өченче, Булат Мусин (90 килограмм) - өченче, Раил Нургалиев (100 килограмм) - беренче, Эльдар Хәмитов (100 килограмм) - икенче, Дамил Әдиятуллин (100 килограмм) - өченче, Фәрхәт Фәйзуллин (авыр үлчәү) - беренче, ә шул ук авырлыкта Радик Сәлахов - өченче урын яулаган, дип яза "Идел" журналы.
Россия чемпионаты 27 төбәктән 300 спортчыны үзенә җыйган.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/06/10/142276/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев