Спорт
Балык-Бистәсе "Чулман" футбол командасы җиңү артыннан җиңү яулый
Узган якшәмбе көнне "Яшьлек» стадионында футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенә (1 лига) чираттагы ярыш булып узды.
Безнең районның "Чулман" командасы (тренерлар Радик Гадеев, Фидаил Фазлиев) Яшел Үзән командасын кабул итте. Якташларыбыз көндәшләренә бер өмет тә калдырмадылар. Исәпне беренче таймда ярымсакчы Рәзил Гадиев ачты. Икенче таймда һөҗүмче Олег Мамаков баш белән бик матур ике туп кертте. Дүртенче гол ярымсакчы Рәмзил Гадеев исәбендә. Уен ахырындарак алыштырылган Артем Костаков бишенче тупны өстәде.
Чираттагы уен 28 май көнне 16. 00 сәгатьтә була. Якташларыбыз Мамадыш командасына каршы уйнаячаклар.Барлык спорт сөючеләрне, җанатарларны стадионда көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев