Балык Бистәсе бадминтончылары сынатмый
Узган атнада балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе район укучылары арасында бадминтон буенча шәхси беренчелеккә (парлы разряд) ярышлар уздырды. "Дельфин» спорт-сәламәтләндерү комплексында үткән турнирда Балык Бистәсе гимназиясе, 2 нче мәктәбе, агротехник көллият, Трой-Урай, Урахча, Корноухово мәктәпләре укучылары катнашты.
Үсмерләр арасында тренер Андрей Смолин шәкертләренә тиңнәр булмады. Айнур Мәгыйзов белән Айдар Кәримуллин беренче урынны яуладылар. Рушан Хәбибуллин белән Ислам Әгъзамов- икенче, Ислам Вәлиев белән Евгений Костромин өченче урыны алдылар.
Кызлар арасында беренче урынга Әдилә Мингарипова белән Чулпан Муллаәхмәтова (тренер Марат Хөснетдинов) чыктылар. Икенче, өченче урыннарны Гүзәл Хәбибуллина, Ризәлә Хәлилова (Рәис Хәлилов), Полина Мозохина, Анастасия Ляпахина (Андрей Смолин) парлары бүлештеләр.
Әзерләде Илгиз Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев