Бадминтончылар Кульгада ярышты (фотолар)
Узган шимбә көнне Олы Кульга мәктәбе базасында башлангыч мәктәп укучылары арасында бадминтон буенча район беренчелегенә ярышлар булып узды.
Бу Казан шәһәрендә 16-17 апрель көннәрендә үткәреләчәк «Татарстанның яшь өметләре» республика ярышларына әзерлек тә булды. Турнирда районның 9 мәктәбеннән 42 яшь спортчы катнашты.
2005-2006 елгылар арасында Балык бистәсе 2 мәктәбеннән Рүзәл Зиннәтуллин, Күгәрчен мәктәбеннән Әдилә Мингарипова (икесе дә балалар яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнәләр) беренче урыннарны алдылар.
2007 елгы һәм яшьрәк спортчылар ярышында Бәтке мәктәбеннән Инсаф Рәхмәтуллин, Балыклы Чүкәйдән Әдилә Галяветдинова өстенлеккә ирештеләр.
Рәсемнәрдә: турнирдан күренешләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев