Ата-аналар кубогын» быел да «Дельфин» отты
Районыбызда күп төрле хоккей ярышлары үткәрелә.
Җанатарлар, яш хоккейчылар бигрәк тә "Ата-аналар кубогы" турнирын көтеп алалар. Бу традицион ярыш быел җиденче мәртәбә уздырылды. Аны оештыручы "Дельфин» спорт -сәламәтләндерү комплексы директоры Рәдис Имамов, төп спонсоры ООО "Круг" директоры Юрий Караганов. Быелгы турнирда 7 команда катнашты. Киеренке уеннар өч көн дәвамында барды.
"Дельфин" командасы менә җиде ел рәттән бу кубокны башкаларга бирми. "ДЮСШ" һәм "Шомбыт" командалары икенче- өченче урыннарны бүлештеләр.
Илгиз Җамалиев.
Фотолар авторы Илназ Шакиров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев