Кунаклар исәпне беренче булып ачты - күплектә уйнаудан Тобиас Виклунд бик оста файдаланды. Казанлылар бик тиз аңга килде - исәпне тигезләп кенә калмады, ә алга да чыкты. Алкаларны Александр Свитов һәм Игорь Мирнов кертте. Калган ике периодта тамашачылар бер генә голны күрә алды - кунаклардан Анатолий Голышев исәпне тигезләде. Дөрес, "Автомобилист"ның алга чыгу мөмкинлеге дә булды. Ләкин Александр Нестеров Андерс Нильссонны алдап буллит кертә алмады. Өстәмә период башлану белән диярлек Оскар Мёллер "Ак Барс"ка җиңү китерде.
"Ак Барс" (Казан) - "Автомобилист" (Екатеринбург) - 3:2 ОТ (2:1, 0:1, 0:0, 1:0). Голлар: 0:1 Виклунд (Лазарев, Симаков, 07:21, күплектә), 1:1 Свитов (Лукоянов, 07:50), 2:1 Мирнов (Рылов, Врана, 18:56, күплектә), 2:2 Голышев (Гареев, Емелин, 22:41), 3:2 Мёллер (Костицын, 61:26, күплектә).
Капкачылар: Нильссон - Коварж.
- Бер генә уен да җиңел булмаячак, - диде "Ак Барс"ның баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов. - Күплектә алка кертү мөһим булачак. Без бүген шундый ике алка керттек.
Иртәгә көндәшләр кабат Казан бозында очраша.
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/41915-sport-ii-ak-bars-kubok-өchen-kөrәshne-җiңүdәn-bashladyi.html
Нет комментариев