"Ак Барс" җиңелде...
Бүген "Ак Барс" хоккейчылары Мәскәүдә "Спартак"ка оттырды - 2:3.
Шунысы игътибарга лаек: казанлылар уен барышында 2:0 исәбе белән алда да барды. Ләкин боз хуҗалары исәпне тигезләп кенә калмады, ә матчның төп вакыты төгәлләнергә 8 секунд кала хәлиткеч алка кертә алды. Әлеге матчның беренче периодында хөкемдарга аяк чалган өчен Дмитрий Обуховны уен азагына кадәр куып чыгардылар.
"Спартак" (Мәскәү) - "Ак Барс" (Казан) - 3:2 (0:1, 1:1, 2:0). Голлар: 0:1 Мёллер (Шёгрен, 16:27, күплектә), 0:2 Глухов (Малыхин, 35:49), 1:2 Мерескин (Дыбленко, 36:54), 2:2 Клименко (Геноуэй, Радил, 45:14, күплектә), 3:2 Глазачев (Геноуэй, Клименко, 59:52).
Капкачылар: Энгрен - Гарипов.
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/49898
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев