8 август – физкультурачылар көне
Спорт

8 август – физкультурачылар көне

Физкультурачы көне совет чорыннан мирас булып калган күпсанлы бәйрәмнәребезнең берсе.

Ул 1936 елдан башлап августның һәр икенче шимбәсендә билгеләп үтелә. Спортчылар, тренерлар, физкультура укытучылары, кыскасы физик культураны, спортны, сәламәт яшәү рәвешен яратучылар аны үз бәйрәмнәре итеп саныйлар . Советлар Союзы чорында бу көнне стадионнарда киң масштаблы тантана-чаралар, массакүләм марафоннар, ярышлар үткәрелә иде. Союзны таркатып, үзгәртеп корулар белән мавыккан арада спорт, физкультура, халык сәламәтлеге турында кайгырту онытылып торды. Бәхеткә каршы, соңгы елларда сәламәт яшәү рәвеше тагын "мода"га керде. Халыкны, бигрәк тә яшь буынны сәламәт итеп тәрбияләүгә безнең районда да зур игътибар бирелә. Бу җәһәттән, 1992 елдан бирле эшләп килүче балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәгенең эшчәнлеге мактауга лаек. Узган уку елында аның "Делфин"дагы, авыл мәктәпләрендәге 44 түгәрәгендә барлыгы 540 тан артык бала спортның 13 төре белән шөгыльләнгән.Түгәрәкләрне 33 укытучы-тренер алып баралар. Шуларның дүртесе-югары, унысы-1 нче категорияле педогоглар. Үзәкнең директоры Илнур Гиннатуллин, укытучы тренерлар Рәис Хәлилов, Ренат Минугалиев, Валерий Щербаков, Айрат Садыков, Наил Набиуллин, Марат Хөснетдинов, Хәйдәр Зиятдинов, Илназ Шакиров, Рәмис Төхвәтуллин "Татарстан Республикасы физик культура һәм спорт отличнигы" билгесенә, Илназ Шакиров "За заслуги в образовании РТ" билгесенә лаек булганнар.

Илгиз Җамалиев.
Тулырак язманы гәҗитебедә укыгыз.
Илназ Шакиров фотосы.

бәйрәм Физкультурачы көне

Нет комментариев