Алдан аларга өйләренә барып бәйрәм күчтәнәчләре тапшырдылар. Аннан тыл ветераннарын бәйрәм табынына чакырдылар, махсус техникада бәйрәм табыннары узачак урынга алып килделәр.
Бикчурайда ул чара авыл мәдәният йортында узды, ә Зур Мәшләктә исә мәктәптә кунак иттеләр аларны.Бәйрәм табыны артында ветераннар сыйланып кына калмадылар, укучылар көче белән әзерләнгән концерт карадылар, үзләре дә битараф утырмадылар: җыр-хатирәләр белән табынны ямьләп тордылар. Бу көнне ике авылда "Бессмертный полк; чарасы узды. Анда 87 укучы үзләренең туганнары портретлары белән катнаштылар. Данлыклы очучы Мәгүбә Сыртланованың рәсемен тотып атлаучы оныгы Богдан күпләрнең игьтибар үзәгендә булды.Бәйрәм чарасында 200 якын мәшләклеләр,чурашлылар катнашты.






Нет комментариев