Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Ышанычны акладылар, ярдәмнәреннән ташламадылар

Яшерен-батырын түгел, безнең халык иминият компанияләренә бик үк ышанып бетми, шикләнеп карый. Бәла-каза күрсәң тиешен дә түләмиләр, дип аларның хезмәтләреннән баш тарта күпләр.

Мин үзем соңгы өч ел рәттән йорт-җиремне, каралты-курамны, тормышымны "Ак барс-иминият" компаниясендә иминиятләштереп киләм. Ә бәла-каза дигәнең аяк астында гына икән шул. Көтмәгәндә, уйламаганда дигәндәй, юл-транспорт фаҗигасенә юлыгып авыр тән җәрәхәтләре алдым. Район, республика клиник больницаларында, Иннополис медицина үзәгендә, йорт шартларында 7 ай дәваланырга туры килде. Шактый зур чыгымнар да таләп ителде әлбәттә. Кирәкле документларны туплап "Ак барс-иминият"нең Балык Бистәсендәге бүлегенә тапшырдым. Санаулы көннәр эчендә, бернинди тоткарлыксыз 325 мең сум акча күчерделәр. Сүзләрендә нык торганнары, ышанычны аклаганнары өчен "Ак барс-иминият" компаниясе хезмәткәрләренә зур рәхмәтемне белдерәм. Алга таба да халык ышанычын аклап, иминият өлкәсендә яңадан-яңа уңышларга ирешүләрен теләп калам.
Кәниф Хөснуллин.
Таулар авылы.
фото: 16.rjob.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев