Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Яңа Арыш алдынгы савымчысына санаторийга юллама тапшырылды

"Азык-төлек корпорациясе" район күләмендә сөт җитештерүдә бүген иң тотрыклы эшләүче хуҗалыклардан исәпләнә.

Баш зоотехник Равил Вилдановның әйтүенә караганда, барлык савымчылар да биредә яхшы эшлиләр. Елның-елында иң күп сөт савучы буларак макталган Гөлнур Гәрәева әле күптән түгел генә машина белән саву осталарының республика конкурсында катнашып уңай нәтиҗәләргә ирешкән иде.
Әнә шуларны искә алып район авыл хуҗалыгы профсоюзлары оешмасы җитәкчесе Һади Гәрәев аңа Яңарыш авылы фермасы коллективы алдында, тантаналы төстә Марий-Эль республикасындагы "Өрәңге Тавы" санаториясенә юллама тапшырды. Бу елның 13 октябреннән алар хуҗалыкның алдынгы тракторчысы, тормыш иптәше Рәис белән ялга китәчәкләр.
Идрис Аметов.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юллама савымчы