Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Туу, никахлашу, үлү – барысы бергә булачак

Россиядә туу, үлү һәм никахлашуларны бердәм реестрга кертмәкчеләр.

РФ Санау палатасы башлыгы шундый тәкъдим белән чыккан. Бу әлеге мәгълүматларны вәкаләтле органнарга тапшыру буенча чыгымнарны киметәчәк, дип саный ул.

Аннары Санау палатасы Росстат сайты белән Юстиция министрлыгы отчетларындагы аермага да тап булган икән. Әйтик, Росстат буенча 2014 елда 1 млн 942 мең кеше туган булса, Юстиция министрлыгында бу сан 1 млн 951 мең икән. Шундый аермалар бик күп табылган.

Якын арада Санау палатасы аермаларны төзәтү өчен документларны Юстиция, Финанс министрлыкларына, Росстатка һәм РФ Хөкүмәтенә җибәрәчәк.

http://www.almet-rt.ru/tt/thebest/item/14414

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бердәм реестр