Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

“Турыдан түләү” кемгә уңай?

Быел җәй Татарстанда Россия Федерациясе Социаль иминият фондының "Турыдан түләү" ("Прямые выплаты") пилот проекты эшли башлады.Яңа проект элеккечә түләү механизмыннан ничек аерыла,өстенлекләре нәрсәдә? Ул Балык Бистәсендә ничек тормышка ашырыла? Әлеге сораулар белән Россия Федерациясе Социаль иминият фонды дәүләт учреҗдениесе региональ бүлегенең 8 номерлы филиалы директоры Әлфия Җиһаншинага мөрәҗәгать иттек.

-Агымдагы елның 1 июленнән вакытлыча эшкә яраксызлык буенча һәм аналарга пособиеләр түләү тәртибе үзгәрде.Хәзер пособиеләрне эш бирүче түгел,ә бәлки фондның филиаллары хезмәткәрләргә турыдан-туры банктагы хисап счетына, яки почта аша җибәреп түлиләр. Ә чынлыкта, финанс дисциплинасы тиешле югарылыкта, бухгалтер үз эшенә җаваплы караган предприятиеләрдә хезмәткәрләр бу үзгәрешләрне сизмәделәр дә.

-Пилот проектының өстенлекләре нәрсәдә соң?

-Хәзер эш бирүченең финанс хәле нинди булуга карамастан, хезмәткәргә тиешле пособиене түләү дәүләт тарафыннан гарантияләнә. Әгәр элек финанс кыенлыгы кичерүче эш бирүче авыру буенча, декрет акчаларын вакытында түли алмаса, хәзер бу хакта уйламый да. Иң мөһиме, социаль иминият фондына вакытында, дөрес мәгълүматлар җибәрергә кирәк. Калганын социаль иминият фондында исәпләп,пособиене турыдан-туры хезмәткәргә күчерәләр.

-Түләүләр нинди схема буенча башкарыла?

-Иминият очрагы килеп тугач, хезмәткәр элеккечә үк эш бирүчегә авыруы турында (больничный) лист алып килә. Ә өстәмә рәвештә пособие түләүне сорап гариза яза. Анда акча күчерү өчен реквизитларын (банктагы счет,яки почта аша) күрсәтә. Эш бирүче үз чиратында гариза алынганнан соң биш календарь көн эчендә социаль иминият фондына документларны тапшырыга бурычлы. Мәгълүматларның дөреслеге һәм вакытында тапшырылуы эш бирүче җаваплылыгында. Ә социаль иминият фонды ун көн эчендә пособиене исәпләп, турыдан-туры хезмәткәргә күчерә. Әгәр эш бирүче җибәргән документлар җитәрлек булмаса Социаль иминият фонды өстәмә документлар соратып алырга да мөмкин.

-Ә Балык Бистәсе районында бу проект ничегрәк тормышка ашырыла ?

- Нигездә район предприятиеләре, оешмалары җитәкчеләре, бухгалтерлары проектны хуплап каршыладылар. Безнең Балык бистәсе районы буенча баш белгечебез Нурисә Сираева белән аңлашып, килеп туган проблемаларны бергәләп хәл итәләр. Иң мөһиме, пособиеләрне түләүдә өзеклекләргә юл куелмый, шикаятьләр дә кергәне юк. Пилот проекты гамәлгә керә башлаганнан бирле район буенча гомуми суммасы 2 миллион 400 мең сумнан артык 284 пособие түләнде.

-Шулай да,пособие түләүдә тоткарлык килеп туса,яки башка сораулар булса кая мөрәҗәгать итәргә соң?

-Пособие түләүдәге тоткарлыкның сәбәпләрен бухгалтерлардан белешергә, яки филиалның "кайнар линия" телефонына (8843-293-82-19) шалтыратырга мөмкин. Әгәр телефон аша белгечләргә шалтырата алмасагыз, филиалның электрон адресына (f8@ro16.fss.ru) персонал мәгълүматларыгызны, Сез эшли торган оешманың тулы атамасын күрсәтеп хәбәр язып җибәрә аласыз.

Илгиз Җамалиев әзерләде.

Фото: http://www.gtrk-vyatka.ru/uploads/posts/2015-05/1432896225_bolnichnyy.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хезмәткәргә тиешле пособиене түләү