Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Цифрлы телевизион эфир кабул итү өчен кирәкле җиһазлар сатып алу чыгымнарын каплау каралган

Цифрлы телевизион эфир тапшыруга күчү сәбәпле 2019 елда социаль яктан якланмаган гражданнарга адреслы ярдәм күрсәтү максатында,  бу төр сигналны кабул итү өчен кирәкле приставка һәм антенна сатып алу чыгымнарын каплау каралган.

Әлеге чыгымнарны кайтаруда түбәндәге категория гражданнар  файдалана ала:
- Балага ай саен  түли торган пособие алып, бер кешегә исәпләгәндә керемнәре яшәү минимумыннан ким булган күп балалы гаиләләр;
- Балага ай саен  түли торган пособие алып, бер кешегә исәпләгәндә керемнәре яшәү минимумыннан ким, физик мөмкинлекләре чикләнгән булган бала тәрбияләүчеләр;
- Бер кешегә исәпләгәндә керемнәре 20000 мең сумнан артмаган  70 яшьлек  һәм аннан өлкәнрәк ялгыз (яки пенсионерлардан торган гаилә) яшәүче пенсионерлар.
Чыгымнар приставканың һәм антеннаның чынбарлык бәһасе күләмендә, әмма һәр җиһаз өчен 1000 сумнан артмаган күләмдә кайтарыла.
Чыгымнарны кире кайтару өчен  2019 нчы елның 1 нче декабреннән дә соңга калмыйча, яшәү урыны буенча урнашкан республика материаль ярдәм күрсәтү үзәгенә гариза бирүче, алдагы 3 айга  йорт хуҗалыгындагы һәр әгъзаның керемнәрен,  приставка һәм телевизор антеннасы сатып алынганны  раслый торган документларны тапшырырга кирәк.
Ә ай саен  балалар өчен пособие алып яшәүче гаиләләр керемнәре турындагы документлар бирүдән азат ителәләр.
Республика материаль ярдәм күрсәтү үзәгенең телефоннарын һәм адресларын Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының http://mtsz.tatarstan.ru/rus/otdeleniya-rtsmp.htm. рәсми сайтында белешергә була.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса