Бүген мәгълүмат чараларында быел пенсияләрне икенче тапкыр индексацияләү бер тапкыр бирелә торган түләүгә алмаштырылырга мөмкин дигән хәбәрләр пәйда булды. Сайлаулар алдыннан кирәкле индексация зур чыгымнар таләп иткәнлектән, пенсионерларга бер тапкыр акча түләнергә мөмкин. Алар пенсия фонды аша трансферт белән башкарылмыйча, бюджеттан туры бирелгәнгә, бюджет өчен азрак чыгымлы булачак, дип яза "Ведомости" федераль түрәләргә сылтама белән.
Басма чыганагы сүзләренчә, бер тапкыр акча түләү турында җәй башында ук фикер алышынган. Сүз пенсионерлар турында гына түгел, халыкның аз тәэмин ителгән катламнарына ярдәм хакында да барган. "Бу карары Премьер-министр, ә бәлки, Президент үзе кабул итә, алар кирәк дисә, акчалар да табылачак", - дип белдергән чыганак.
Элегрәк Ольга Голодец 2016 елда пенсияләрне тагын бер тапкыр индексацияләү турында фикер алышулар бара, әмма карар табылмаган, дип белдергән иде. Ә 2017 елга, Голодец сүзләренчә, "пенсияләрне тулысынча индексацияләү каралган".
Чыганак: tatar-inform.ru
Фотосы: mediagon.ru
Нет комментариев