Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Пенсияләр артты, тагын артачак

Алдан хәбәр иткәнебезчә, 1 нче февральдән пенсия баллын индексацияләү юлы белән иминият пенсияләре 4 процентка артты.

Иминият пенсияләрен индексацияләүнең төп үзенчәлеге шунда, ул эшләмәүче пенсионерларга гына кагыла. 2015 елның 30 сентябреннән соң хезмәт эшчәнлеген туктаткан пенсионерлар 2016 елның 31 нче мартына кадәр Пенсия фонды идарәсенә килеп, үзенең эштән киткәнлеген раслаучы документ белән (күп очракта хезмәт кенәгәсе күчермәсе) гариза тапшырырга тиешләр. Район Пенсия фонды идарәсеннән хәбәр итүләренә караганда, тагын бер сөенеч ирештерергә ашыгабыз. 1 нче февральдән федераль ташламаларга ия булганнарның (ветераннар, инвалидлар, радиация нурланышына дучар булучылар, Советлар Союзы, Рәсәй, Социалистик Хезмәт Геройлары һ.б) ай саен түләнә торган пособиеләре 7 процент күләмендә индексацияләнәчәк.
2016 елның 1 нче апреленнән барлык дәүләт пенсияләренә ия булучыларның, шул исәптән социаль пенсияләргә 4 процент күләмендә индексация ясалачак.
2015 елда эшләгән пенсионерларның, күчерелгән пенсия балларына карап, агымдагы елның августында иминият пенсияләре артуы көтелә.
Фото: http://infokirishi.ru/_nw/3/26701832.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия