Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Пенсия яше кемнәргә арта?

"Халыкта пенсиягә чыгу яшен арттыралар икән дигән сүзләр йөри. Бу дөресме?

Бу сорауга Балык Бистәсе районы прокуроры урынбасары Рәнис Мөксинов җавап бирә:

«2017 елның 1 июленнән "Аерым категория гражданнарга пенсиягә чыгу яшен арттыру буенча Россия Федерациясе законы актларына үзгәрешләр кертү турында»гы федераль закон үз көченә керә.

Сүз дәүләт (муниципаль) хезмәткәрләр һәм федераль, региональ дәүләт хезмәт вазифалары (должность), шулай ук даими нигездә муниципаль вазифа биләүче затлар турында бара.

2026 елдан ир-атлар-65, хатын-кызлар 2032 елдан 63 яшьтән пенсиягә чыгу хокукына ия булачаклар.

Киләсе елдан башлап дәүләт һәм муниципаль гражданлык хезмәтендә торучыларга пенсиягә чыгу яше ир-атлар өчен - 60,5, хатын-кызларга 55,5 яшькә кадәр озайтыла.

Моннан тыш дәүләт хезмәтендә эшләүнең чиге 60 тан 65 яшькә кадәр озайтыла. Бу иминият пенсиясе, муниципаль хезмәт турындагы законнарда чагылыш тапкан.

Акрынлап дәүләт хезмәтендә тиешле еллар эшләгән өчен (выслуга лет) пенсия билгеләүгә хокук бирүче минималь стаж 15 тән 20 елга кадәр арттырыла. Ул 5 ел эчендә 2026 елга кадәр ел саен ярты елга артып барачак».

Фотосы: novosti-tchasa.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев