Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Пенсия гаризасың өйдән чыкмыйча да язып була

Бу ел башыннан яңа сервис үзәге халык файдасына эшли башлавы хакында район пенсия фонды идарәсе башлыгы Минзия Вәлиева безгә түбәндәгеләрне сөйләде.

Районыбыз гражданнары хәзер пенсия рәсмиләштерү буенча гаризаны өйдән чыкмыйча гына электрон почта аша җибәрә алалар. Бу алым халык өчен бик уңайлы. Район пенсия фонды идарәсенең клиентлар белән эшләү службасына килеп чират торасы да юк. Шунысын да искәртәсебез килә, гариза язганда үзеңнең электрон адресыңны, ул булмаса телефон номерын төгәл язып салырга кирәк.
Болар пенсия билгеләгәндә өстәмә мәгълүматлар кирәк булган очракта эшне тизләтү максатыннан файдаланыла. Гаризаны гражданнар пенсия фонды идарәсендә интернет аша бер ай алдан бирә алалар. Бу очракта гражданнар теге яки бу мәгълүматлар тулысынча искә алынмый дип санасалар, эш бирүчедән тулы документларын алып пенсмия фонды идарәсенә тапшырырга тиеш булалар. Алда әйткәнебезчә аны иминиятләштерелгән затның "Шәхси кабинет"ы аша электрон сервис бүлеге аша да җибәрергә мөмкин. Болай эшләү пенсия яшенә җиткән гражданнарның вакытын экономияләүгә китерә. Ул күпләр өчен уңайлы.
Фото: nuz.uz

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия рәсмиләштерү буенча гаризаны өйдән чыкмыйча