Район пенсия фонды идарәсе Рәсәй законнарындагы үзгәрешләр нигезендә, бу елдан эшләүче пенсионерларның пенсияләренә индексация ясалмавын хәбәр итә.
Шулай итеп, агымдагы елның февралендә пенсиянең иминият өлешенә 4 процент индексация ясау эшләүче пенсионерларга кагылмаячак. Әгәр пенсионер узган ел ахырында эштән киткән булса, бу хакта аңа пенсия фонды идарәсенә хәбәр итәргә кирәк. Ә инде апрель аеннан социаль түләүләр өчен артачак 4 процент индексация барлык пенсионерларга да кагыла.
Фото: http://user.vse42.ru/files/P_S1280x957q80/Wnone/ui-55cc0be5d8a123.68788208.jpeg
Нет комментариев