Олыәшнәклеләр җыенда җир пайлары өчен икешәр салым кәгазе килүдән зарландылар(ФОТО)
Социаль мәсьәләләр

Олыәшнәклеләр җыенда җир пайлары өчен икешәр салым кәгазе килүдән зарландылар(ФОТО)

Олы Әшнәк авыл җирлегендә узган быелгы җыендагы сөйләшү позитив тонга корылган иде.Сәбәбен әллә кайдан эзлисе юк , узган җыенда планлаштырылганнарның күпчелеге тормышка ашкан.

Бары тик бер мәсьәлә- Кече Әшнәк авылындагы күперне яңартуга гына финанс туплап бетерә алмаганнар. Бу бурыч быел Закиров крестьян-фремерлыгына йөкләнде.Әшнәклеләр быел салым инспекциясеннән җир пайлары өчен икешәр " сәлам хаты" алуларына нык борчылуларын белдерделәр . Бу мәсьәләгә районнан килгән вәкилләр ярдәм итәргә ышандырдылар.

Фото Вазыйха Фатыйхова.


Нет комментариев