Матбугатка язылу старт алды
1 апрельдән Татарстанда 2015 елның икенче яртыеллыгына матбугатка язылу кампаниясе старт алды.
Яраткан газета һәм журналларга, шул исәптән АО "ТАТМЕДИА" басмаларына почта бүлекчәләрендә генә түгел, ә бәлки Татарстан республикасы дәүләт хезмәте порталындагы "Подписка" интернет-сервисы аша да язылырга мөмкин. (uslugi.tatarstan.ru)
Порталдан файдаланучылар федераль, республика, район басмаларына абонементларны рәсмиләштерә һәм түли алалар. Абунәчеләргә "Россия почтасы" вакытлы матбугат басмаларының тулы каталогы тәкъдим ителә.
Матбугатка язылуны рәсмиләштерүдә бик гади, аңлаешлы инструкция бирелә. Дәүләт хезмәтләре порталында түләүне банк картасы аша да башкарырга мөмкин.
Шулай итеп, абунәчеләр газета-журналларга үзләренә уңайлы вакытта йортларындагы яки офисларындагы компьютер аша языла алалар.
Фото редакция архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев