Район җитәкчелеге халыкны социаль яклау бүлеге белән берлектә өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан түбәндәге файдалы чаралар үткәрергә исәп итә.
Беренче октябрь-бәйрәм тантанасына старт бирелә, район үзәгендә көзге ярминкә оештырыла. Район үзәгендә өлкәннәр бушлай автотранспорт хезмәтеннән файдалана. Өлкәннәрнең иҗат фестивале, иҗат эшләре күргәзмәсе, шашка-шахмат ярышы, хәйрия чәй табыны да күпләр күңеленә хуш килер дип уйлыйбыз. Бу көнне район җитәкчелегенең Корноуховодагы өлкәннәр интернатына барулары көтелә.
Икенче октябрь-спорт күңел ачу уеннары оештырылачак. 3-4 октябрь өлкәннәр бушлай мунча хезмәтеннән файдаланачаклар.
Бишенче октябрь-сәламәтлек көне буларак табиблар кабул итүе оештырыла.
Алтынчы октябрь-изге гамәлләр кылу көне буларак истә калырга мөмкин.
Җиденче октябрь-өлкәннәр бушлай нәфис фильмнар карый алачаклар.
Сигезенче октябрь-Биектау авыл җирлегендә белгечләр өлкәннәрне кабул итәчәкләр.
Тугызынчы октябрь-өлкәннәр биеп күңел ачачак.
Унынчы октябрь-китапханә көне.
Фото: http://dzerginsk.bezformata.ru/content/image99665905.jpg
Нет комментариев