Өлкәннәр көне уңаеннан – бушка хокукый ярдәм
30 сентябрьдә Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан ТР Юстиция министрлыгы Казанда өлкән яшьтәге гражданнарга бушлай юридик ярдәм күрсәтәчәк.
РФ Пенсия фондының Татарстан буенча идарәсе, Федераль салым хезмәтенең, Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәләре, ТР министрлыклары, ТР Дәүләт торак инспекциясе, Казан Башкарма комитетының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты вәкилләре, шулай ук адвокат, нотариус һәм медиаторлар өлкәннәр өчен консультация үткәрәчәк.
Өлкән яшьтәге гражданнарга юридик ярдәм күрсәтү чарасы 10:00-14:00 сәгатьләрдә оештырыла. Адресы: Павлюхин урамы 57 (Халыклар дуслыгы йорты бинасы, 1-нче номерлы бүлмә).
Белешмәләр өчен телефон номеры - (843) 223-02-13.
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/49091
Фото: http://womsecrets.ru/files/news/201303/DSC_0587.jpg
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев