Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Күптән түгел Балык бистәсе районы пенсия фонды идәрәсе башлыгы Минзия Валеева чыгыш ясады

Уңышлары сөендерә, көендерүче кыенлыклары да юк түгел Район пенсия фонды идарәсенең узган елгы эшчәнлекләренә багышланган җыелышында үз коллектив эшчәннәре генә түгел, күп еллардан бирле тыгыз элемтәдә торып, ярдәмләшеп яшәүче-оешма учреждения вәкилләре дә катнаштылар.

Район пенсия фонды идарәсе башлыгы Минзия Валеева үзенең хисап докладында узган елда башкарылган эшләре хакында сөйләгәндә үз эшләрендәге проблемаларга да тирән тукталды. Мисал өчен, районның кайбер эш бирүчеләре пенсия фондына иминият взнослары, мәҗбүри пенсия иминияте җыеннарын тапшыруны кичектереп киләләр. Болар исә өлкән яшьтәгеләргә пенсия түләгәндә җитмәүчелеккә китерә. Дөрес әлегә районда пенсияне соңлап китерү очраклары булмаган. Бу юнәлештә алар үз көчләре белән байтак кына чаралар күреп, килеп туган проблеманы тиз арада уңышлы хәл итүгә ирешкәннәр. Кызганычка каршы, әле әҗәтләрен кайтарырга ашкынып тормаучылар да очрап тора. Узган елның тугыз ае йомгаклары буенча хезмәт коллективларының район пенсия фонды идарәсенә 9 миллион сум бирәчәге калган. Иң күп әҗәтле булып кара исемлектә "Кама"агрофермасы тора. Шулай ук "Слобода" агрофирмасы белән "Кама-Агро" хуҗалыкларының да байтак кына суммада бирәчәге җыелган. Аларны кайтару буенча коллектив эшчәннәре урыннарга чыгып 13 мәртәбә җентекле тикшерү үткәрелгән. Хуҗалыкларда һәм предприятияләрдә 9 финанс тәртибе бозу фактлары ачыкланган. Аларның күбесе үз гаепләрен яхшы аңлап, 182 мең сум әҗәтләрен кайтарганнар.

Идрис Аметов.

Бу язманы газетабыздан укый аласыз.
Фото авторныкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев