"Күп балалы гаиләләр нинди ташламалардан файдалана алалар?
З. Шакирова".
Газета укучыбызның бу соравына социаль яклау бүлеге начальнигы Айгөл Вафина җавап бирә:
" Татарстан Республикасында халыкны адреслы социаль яклау турында"гы Закон нигезендә 18 яшькә кадәр өч һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләргә социаль яклау бүлеге линиясе буенча түбәндәге социаль ярдәм чаралары каралган:
- 6 яшькә кадәр балага дарулар алу өчен аена 106 сум күләмендә субсидия;
- торак мәйданының социаль нормалары һәм барлык гаиләгә билгеләнгән куллану чикләрендә торак һәм коммуналь хезмәтләр, торак өчен түләү чыгымнарының 30 проценты күләмендә субсидия-ташлама;
- 18 яшькә кадәр гомум белем, һөнәри белем бирү оешмаларында укучыларга транспортта йөрү өчен ай саен 241 сум күләмендә субсидия;
Болардан тыш, уртача бер кешегә керемнәре Татарстан Республикасында билгеләнгән яшәү ихтыяҗы минимумыннан кимрәк гаиләләргә түбәндәге ярдәм бирелә:
- 16 яшкә кадәр балаларга (гомум белем бирү оешмаларында укучыларга- укып бетергәнче, әмма 18 яше тулганчы) ай саен 262 сум, ялгыз аналарга 696 сум пособие.
Шулай ук балаларның сәламәтлеген ныгыту өчен лагерларга, санаторияләргә, санатория-профилакторияләргә юлламалар бирелә.
Бу сорауны Пенсия фондының район идарәсе начальнигы Минзия Валеевага да юллаган идек. Аннан түбәндәге җавап алдык:
"Гамәлдәге пенсия закончалылыгы буенча 5 һәм аннан да күбрәк бала табып аларны 8 яшькә кадәр тәрбияләгән аналар 15 елдан ким булмаган хезмәт стаҗы булган очракта 50 яшьтән пенсиягә чыгалар".
Нет комментариев