Корноухаво “Картлар йорты”ндагы конкурста җитәкчеләр үзләре катнаштылар( фотолар)
Бүген Корноухаво "Картлар йорты" хезмәткәрләре арасында "Ягез әле, әбиләр" дигән конкурс уздырдылар. Кунакка район халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Айгөл Вафина һәм район пенсия фонды бүлеге җитәкчесе Минзия Валиева килгән иде.
Хезмәткәрләр бу бәйгедәүзләрен гел икенче яктан ачтылар. Әби буларак бәйгедә көч сынаштылар алар.Кичәдә катнашучы һәркемгә әби, онык персонаңы булган әкиятләрдән сораулар булды. Биредә тәрбияләнүче өлкәннәр дә бәйгечеләргә җавап бирүдә булышып утырдылар. Тәлинкәгә салынган бөртекле культуралар арасыннан үзләренә тиешлесен билгеле вакыт эчендә җыеп алу ярышы бигрәк тә кызыклы булды. Катнашучылар уйный-уйный җыр да суздылар, биеп тә күрсәттеләр.
Гөлназ Зарипова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев