Узган атнада район социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.
Яңа Россия тарихында бу игелекле һөнәр ияләре көне 2000 елдан бәйрәм ителә. Ә тамырлары тирәндәрәк. 1701 елның 8 июлендә Петр-l авыруларга, ялгыз картларга, хәерчеләргә ярдәм итәргә тиешле хезмәткәрләр булдыру турында Указ чыгарган икән.
Алып баручы Лилия Кәримуллина әйтмешли, залга һәрвакыт ярдәмгә әзер, сабыр холыклы, миһербанлы, шәфкатьле уңган кешеләр җыелган. Килешми дә мөмкин түгел, шушы сыйфатларга ия булмасаң, социаль өлкәдә эшләү мөмкин дә түгел. Яралы йөрәкләрне бәйләрдәй шифалы куллы, тәмле телле кешеләр сирәк шул. Шуңа да бу бәйрәм көнне алар мактауга, хөрмәткә лаек.
Игелекле затларны котларга район башлыгы Илһам Валеев та килгән иде. Ул район социаль хезмәткәрләренең эшчәнлегенә югары бәя бирде. Бигрәк тә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чараларда актив катнашуларын билгеләп үтте.
-Кызганычка каршы, картлык көнендә ялгыз калганнар, һәрдаим ярдәмгә мохтаҗ инвалидлар, балалары булып та ялгыз гомер кичерүчеләр бар. Әти-әни назыннан мәхрүм балалар күпме? Сезнең ярдәмнән, игътибардан, кайгыртучанлыктан башка аларга бик кыен булыр иде. Сез иң игелекле, бик тә кирәкле һөнәр ияләре. Һәрберегез ике йөрәкледер мөгаен. Бик зур рәхмәт сезгә, -диде ул.
Район башлыгы үз вазыйфаларын намус белән башкаручы дистәдән артык социаль хезмәткәргә Почет Грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырды.
Районда халыкны социаль яклау бүлегенә нигез салучы, аның беренче җитәкчесе Кәүсәрия Гаязованың да әйтер сүзләре күп иде. Ул кыскача, бүлекнең оешу тарихын искә алды. Бүгенге коллективның традицияләрне тагын да баетып, уңышлы дәвам иттерүләре өчен рәхмәтен белдерде.
Моннан өч ел элек Кәүсәрия ханымнан эстафетаны кабул итеп алган Айгөл Вафина социаль хезмәткәр эшенең гаять авыр, четерекле, мәшәкатле булуын билгеләп үтте.
Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.
Илгиз Җамалиев.
Автор фотолары.
Нет комментариев