Күкилеләр 100гә якын нарат агачлары утыртканнар
Социаль мәсьәләләр

Күкилеләр 100гә якын нарат агачлары утыртканнар

Ташлык үрнәк күрсәтә

Агач утырту акциясе барган көннәрдә Күки авылының Ташлык очында яшәүчеләр зират, ерганаклар, елга, инеш тирәләренә 100 гә якын нарат үсентесе утырттылар. Кыргый рәвештә тишелеп чыккан үсентеләрне исә авыл читендәге басу-кырлардан төпләп алдылар. Әлеге матур башлангычта Габделәхәт Ибраһимов, Альберт Бәдретдинов һәм Равил Насипов әйдаманнар булып йөрделәр.

Фото yandex.ru


Нет комментариев