Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

"Инвалид”ка ташлама бармы?

"Инвалид автомобиль йөртүчеләргә карата нинди ташламалар каралган?"

Газета укучыларыбызның сорауларына район прокуроры урынбасары Рәнис Мөксинов җавап бирә:
Россия Федерациясе Юл йөрү кагыйдәләре кертелгән үзгәрешләр нигезендә I һәм II группа инвалидлар идарә итә торган, шундый инвалидларны, инвалид балаларны йөртүче машиналарда "Инвалид" дип язылган билге урнаштырылган булу шарт. Мондый билге куелган машина белән идарә итүче үзе белән инвалидлыгын раслаучы документ йөртергә полиция хезмәткәре таләп итсә аны күрсәтергә тиеш.
Автомобильдә "Инвалид" билгесе һәм тиешле документлары булган автосөючеләр өчен "Движение запрещено» 3.2, «"Движение механических транспортных средств заперещено» 3.3, «Стоянка заперещена» 3.28, «Стоянка заперещена по нечетным числам месяца» 3.29, «Стоянка заперещена по четным числам месяца»» 3.30 юл билгеләре кагылмый.»
Илгиз Җамалиев язып алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: инвалид